1. Ученикам
  2. Новости
  3. 21 февраля - Международный день родного языка.

21 февраля - Международный день родного языка.

Февраль 21, 2024 Просмотров: 45
21нче февраль -Туган телләр көне.Әлеге дата уңаеннан «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» дип исемләнгән «Әйе, юк» уены узды. Чарада  мәктәпнең 5-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Яраткан язучыбыз Фәнис Яруллинның шундый сүзләре бар: «Тел - халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый». Кыңгырау гел чыңлап торсын өчен, тел югалмасын өчен үз телеңдә сөйләшергә кирәк. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин һәркемнең дә туган теле бер генә. Шуңа күрә һәр милләт кешесе үз телен яратырга һәм башка милләтләрнең теленә хөрмәт белән карарга тиеш.